Региональная общественная организация
Татарская национально-культурная
автономия г. Москвы
8 (495) 951-87-59
info@avtonomiya.tatar
Малый Татарский пер., д.8
карта проезда | вступить в Автономию
     

Әдәби-музыкаль кичә Мәскәү шәһәре татар-милли мәдәни үзәгендә 26 нчы февральдә 15.00

Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшләре һәм татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Ленин ордены (1971), Октябрь Революциясе (1981) һәм Хезмәт Кызыл Байрагы (1957) орденнары белән бүләкләнгән С.Хәкимгә 110 яшь тулды.

Шагыйрь – дистәләгән җырлар авторы. «Юксыну» (Ш.Мәҗитов музыкасы), «Фазыл чишмәсе», «Таң атканда» (халык көйләре), «Күңелем Ленин белән сөйләшә» (Х.Вәлиуллин музыкасы), «Башка берни дә кирәкми», «Кайда да йөрәктә» (М.Мозаффаров музыкасы), «Өзелгәнсең сиреньнән» (Н.Җиһанов музыкасы), «Бу кырлар, бу үзәннәрдә», «Кем уйлаган» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Әй язмыш, язмыш…» (С.Садыйкова музыкасы), «Бер тауда ун чишмә» (Ә.Фәттах музыкасы) кебек җырлар халык арасында зур популярлык казандылар. С.Хәким шигырьләренә композиторлар тарафыннан музыка язылган җырлар ноталары белән бергә 1974 елда «Фазыл чишмәсе» исеме астында аерым җыентык булып та чыга.

Хөрмәтле милләттәшләребез, сезне Сибгат Хәким сүзләренә язылган җырлардан төзелгән зур концертка чакырабыз.

Татар–мәдәни үзәгенең танылган җырчылары Зөлфия Хәлилова, Наилә Дусметова, Хамисә Хөсәинова, Зәйнәп Сөләйманова, Рафик Валитов һ.б. башкаруында композиторларыбызның популяр җырлары яңгырар, Рәдиф Яваев җитәкләгән “Ильдан” ансамбеле чыгыш ясар.

Милләтебезнең олуг шәхесе булган Сибгат Хәким иҗаты хөрмәтенә оештырылган музыкаль кичәгә рәхим итегез, дуслар!

әдәби-музыкаль кичә Мәскәү шәһәре татар-милли мәдәни үзәгендә 26 нчы февральдә 15.00

© РОО-ТНКА г. Москвы. При копировании материалов обязательна ссылка на источник Региональная общественная организация "Татарская национально-культурная автономия" г.Москвы.

Яндекс.Метрика

Обратная связь

115184, Москва, Малый Татарский пер., д. 8
8 (495) 951-87-59
с 12:00 до 19:00
info@avtonomiya.tatar
pressa@avtonomiya.tatar