9 апреля в 14.00 в кинозале Татарского культурного центра пройдёт литературно-музыкальный вечер, посвящённый творчеству Ангама Атнабаева.
Ангам Атнабаев вошел в башкирскую литературу своеобразным поэтическим голосом, своей мелодией, особым взглядом на мир. Основная тематика поэзии Атнабаева – жизнь его современников, основные герои – его ровесники, пережившие все невзгоды и трудности в годы войны и закалившиеся на стройках послевоенных лет. Много стихов и поэм посвятил он теме молодости и любви. Его поэзия характеризуется задушевностью, мягким лиризмом и юмором.
Главной темой поэзии Ангама Атнабаева становится внутренний мир обычного человека, погружение в исследование духовности. Ему было интересно писать о неразрывном единстве личности и той эпохи, в которой ей приходится проявляться. В своей поэзии Ангам отражал чудесные моменты личной жизни, любовь к милой жене Савие. Вслед за стихами в творчестве Ангама появляются театральные пьесы, сюжеты которых молодой автор брал из жизни жителей Башкирии. Он много путешествовал по республике, общался с разными людьми и метко замечал особенности и уклад жизни сельчан и жителей городов.
Әнгам Атнабай (Атнабаев Әнгам Касыйм улы) – Башкортстанның халык шагыйре, драматург, РСФСРның һәм Башҡорт АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башҡортстан комсомолының Галимов Сәләм исемендәге премия лауреаты.
Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдырды. Күбрәк талантлы шагыйрь булып танылса да, оста драматург буларак та үзен ача алды ул. Аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелде. Кайбер тамашалар әле дә байтак театрлар репертуарыннан төшми.
Әнгам Атнабаев, зур талант иясе булу өстенә, үз халкының сөекле һәм тугры улы да. Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Аның китабы көндәлек куллана торган өстәл китаплары белән рәттән тора, иҗаты халыкка бик якын. Үзе дә халыктан чыккан шагыйрь. Аның иҗаты һәрбер кешегә аңлаешлы. Шигырьләре җырлап тора, шунлыктан бик күпләре көйгә салынган. Аның үлмәс шигърияте бүгенге көндә дә актуальлеген җуймаган, бу кичәдә Атнабаевның шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны сезнең хозурга тәкъдим итәбез. Концертыбызда “Җиз кыңгырау моңнары”, “Танып буе”, “Гармуннар кирәк әле”, “Синең куллар, әнкәй”, “Өчпочмак” һ.б. популяр җырларны татар мәдәни үзәгенең танылган артистлары һәм чакырылган кунаклар яңгыратыр.
Керү түләүсез. Кадерле дуслар! Сезне ихластан чакырыбыз, күңел дөньягызны баетып, ял итеп китәрсез!
Материалы подготовлены заведующей библиотекой Татарского культурного центра Москвы Розалией Ханяфеевой.